Татарстанда яңгыр һәм боз явуы көтелә
Сишәмбе, 5 августта, Татарстанда урыны белән яңгыр һәм боз явуы көтелә. Явым-төшем көндез булачак.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бу көнне җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан көтелә. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, әмма урыны-урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Яшен вакытында ул секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Шул ук вакытта республикада көндез температура +25...+30 градус булачак.
