Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

«Үз телем» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

0

Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бүген «Яратам» үсмерләр клубында грант биреләчәк проектлар жюрига тәкъдим ителде һәм җиңүчеләр игълан ителде.

Быелгы җиңүчеләр: Баязит Хәсәнов, Сәйдә Кадыйрова, Миләүшә Закирова (2 проект), Ләйлә Гарифҗанова, Ләйсән Шәрәпова, Зөләйха Камалова, Фаил Баязитов, Диләрә Гафиятуллина.

«Таныш йөзләр күрүгә шатмын, яңа йөзләр дә бар – анысы бигрәк тә сөендерә. Катнашуыгыз өчен рәхмәт. Бу татар телен популярлаштыру юлындагы матур проектларның берсе һәм без аның дәвамлы булуын телибез», – диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашучыларны сәламләп.

«Жюриның фикер алышуына кысылмый кала алмадым, ләкин бу плюс кына. Ике проектка игътибар иттем – алар өчен акча сораячакбыз», - диде ул. Гүзәл Сәгыйтова Зөләйха Камалованың Нурихан Фәттах романы буенча эшенә һәм Алсу Хафизның Сәйдәш музее бинасына багышланган проектына ярдәм итәргә тырышачак.

«Бу проектта жюрида катнашу минем өчен зур мәртәбә. Бүгенге тормыш агышын исәпкә алып, маркетинг ягын күз алдында тотып киңәшләр бирергә тырыштым. Акча бирелгән икән, исраф мал булмасын дип тырышыйк», – диде жюри әгъзасы, журналист Айваз Садыйров.

«Кемнәрдер җиңмәүгә дә карамастан, тукталып калмагыз, эшләгез! Проектлар кызык! Сез энтузиастлар – телебез өчен янып торасыз. Бөтенегез дә акчаларны оялып кына сорыйсыз. Телне үстерү ул коммерция түгел, социаль миссия. Башка грантларга да бирегез – алар күп. Алга таба проектлар турында сөйләгәндә аның перспективасын да күрсәтегез», – дип киңәш бирде ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Айрат Фәйзрахманов.

  • Быел бәйгегә 60ка якын гариза килгән, 15 проект финалга чыккан.
  • «Үз телем» бәйгесе Казан мэриясе тарафыннан Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов инициативасы белән 2021 елдан оештырылып килә. Ул арада грантлар ярдәме белән 19 проект тормышка ашкан.
  • 2024 елда, хәтерләсәгез, «Үз телем» бәйгесендә Динара Фәйрушина (логопедик әсбаплар), Айдар Ниязов (Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивале), Гөлнур Фәхруллина («Сәлам, микроб!» – балалар өчен микробиология турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап), Алсу Мансурова («Кайнатма» аудио- һәм видеоподкасты), Зөләйха Камалова («Барсиклар һәм Неко» комиксы), Булат Гатауллин («Шайтан. Егет. Кыз» спектакле) җиңеп чыккан иде.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России