Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Аксубайда Татарстан буенча баш федераль инспектор гражданнарның сорауларына җавап бирде

0

Аксубайга эш сәфәре белән Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов килде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов озатуында ул биредә мөһим чаралар белән танышты һәм гражданнарны кабул итте. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Район мәдәният йорты фойесында волонтерлар эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә тәкъдим ителде. Анда махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар өчен тегелгән кием үрнәкләре, маскировка челтәрләре үрү өчен җиһазлар, солдатларга җибәрелә торган кирәк-яраклар күрсәтелде. Хәрбиләр үз гаиләләре белән сурәтләнгән «Герой гаиләсе» фотокүргәзмәсе экспозициясе кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты.

«Форпост» яшьләр үзәге вәкилләре автомат сүтеп-җыю осталыкларын күрсәтте, «Яшь армия» хәрәкәте вәкилләре Бөек Ватан сугышы каһарманнарына һәм аларның бүләкләренә багышланган күргәзмә тәкъдим итте. «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр берләшмәсе әгъзалары районда алып барылган эшчәнлек турында сөйләделәр.

Кунаклар шулай ук якташыбыз – татар халкының бөек шагыйре Хәсән Туфанның 125 еллыгына багышланган туган якны өйрәнү музее күргәзмәсе белән танышты. Район китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән «Батырлык һәм намус» дип аталган китап күргәзмәсендә махсус хәрби операция геройлары фотолары һәм якташ язучылар иҗатына багышланган материаллар урын алды. Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә тәрбияләнүчеләрнең «Балалар күзе белән Җиңү» күргәзмәсе аеруча кызыксыну уятты.

Гражданнарны кабул итү мәдәният йорты кабинетында узды. Очрашу ышанычлы һәм конструктив мохиттә барды. Виктор Демидов гражданнарны Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән бергә кабул итте.

Район халкы төрле юридик һәм социаль сораулар белән мөрәҗәгать итте: махсус хәрби операциядә катнашучыга югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү, һәлак булган һәм хезмәт ветераннары гаиләләренә түләүләр, күп балалы гаиләләргә автомобиль алуда ярдәм итү, юллар һәм балалар паркы төзелеше, үзәк район хастаханәсе бинасын төзекләндерү, «Сугыш чоры балалары» статусын рәсмиләштерү, хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү, хезмәт стажын яңадан исәпләү, инвалидларны ташламалы дарулар белән тәэмин итү, югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечләрне эшкә урнаштыру һ.б.

Кабул итүдә катнашучылар һәр сорауны җентекләп тикшерделәр, аларга Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә аңлатмалар бирелде.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России