Галимова: Миңнеханов Малайзия короле белән күптән таныш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Малайзия Короле Солтан Ибраһим Малайзия монархы Джохор штатын җитәкләгән вакытлардан бирле шәхсән таныш. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.
Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин да Малайзия короле белән очрашуда җылы һәм актив элемтәләр турында искәртте. Ул 2014 елдан Миңнеханов җитәкләгән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшендә илнең мөһим ролен билгеләп үтте.
«Стратегик караш төркеменең чираттагы күчмә утырышы 2024 елда Куала-Лумпурда узды», – дип искәртте Лилия Галимова.
