Рөстәм Миңнеханов Теләче районында урып-җыю барышын бәяләде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов урып-җыю барышын бәяләр өчен Теләче районының авыл хуҗалыгы җирләрен карады. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов механизаторлар һәм хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты, алар аграр сектор турында сөйләштеләр. Район башлыны Айрат Фәтхуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта бөртекле культураларны урып-җыю 35 процентка башкарылган. Кырларда 50дән артык комбайн эшли, уңышның уртача күләме бер гектардан 38 центнер.
Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә уңышлар теләде һәм урып-җыю темпларын сакларга кирәклеген әйтте. Шулай ук ул авыл җирлекләре башлыкларына махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итү мөһимлеген искәртте.
Эш сәфәре кысаларында республика Рәисе «Август-Теләче» җәмгыятенә караган орлыклар саклау һәм эшкәртү буенча җитештерү комплексында да булды.
Оешма ашлыкны күп этаплы чистарту, калибрлау һәм саклагыч эшкәртү өчен югары технологияле җиһазлар керткән. Әлеге проект уҗым һәм сабан бодае, борчак һәм башка авыл хуҗалыгы культураларының югары репродукцияле орлыкларын чыгаруны тәэмин итә, бу исә төбәктә игенчелекнең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.
