Тәрбияче Ләлә Касыймова: Элек балалар русча белми иде, хәзер күпчелек русча сөйләшә
«Мин ничәмә тапкыр аттестация үттем – барысы да татар телен саклап калу буенча. Сабантуй бәйрәмнәре уздырдык, милли йолаларга багышлап кичәләр оештырдык.
1995 елны мин «Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы билгесе»нә лаек булдым. 1985-1990 елларда бакча мөдире булып эшләдем. Балам туып, декрет ялында утырганнан соң, мөдир булырга теләмәдем. Чөнки минем балалар белән эшлисем килә иде.
Балалар елдан-ел үзгәреп тора. Элек балалар бер авыз сүз русча белмәсә, хәзер күпчелек русча сөйләшә, татарча аралашканы да акцент белән сөйләшә.
Үзем кайда гына булсам да, татарча сөйләшәм. Балалар шалтыратса да, татарча аралашабыз. Кызым да, улым да татар милләтеннән булулары белән горурланалар.
Мин инде бакчада балалар белән төрле кул эшләре ясыйм. Өйдә дә фоамираннан төрле чәчәкләр, букетлар эшлим, светильниклар ясыйм. Кул эшләре белән шөгыльләнү балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә бик файдалы, диләр бит», – ди ул.
Ләлә Касыймова белән Эльмира Нигъмәтҗанова әңгәмәсен «Интертат» сайтында укый аласыз.
- Гомер буе балалар белән эшләгән Ләлә Касыймова: «Әтием язмышы Тукай язмышына тиң...»
