Арча башкарма комитеты: Балаларны кайгырткан өчен республика җитәкчеләренә рәхмәт
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара шәһәрендә эш сәфәре кысаларында республика шәһәрләренә һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы тапшырды.
Чарада республиканың муниципаль берәмлекләре һәм мәгариф идарәләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада көн саен 822 автобус 955 мәктәп маршрутына хезмәт күрсәтә. Һәр көнне 28 мең баланы аларның мәктәпләренә илтергә һәм өйләренә алып кайтырга мөмкинлек бирә. Быел барлыгы 150 автобус тапшырылачак.
«Мәктәп автобусы» программасы кысаларындагы ярдәм республиканың 21 районына кагылган. Алар арасында Арча муниципаль районы да бар.
«Безнең районга биш яңа мәктәп автобусы кайта. Яңа автобуслар балаларыбызның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итәчәк. Балалар – безнең киләчәгебез. Үсеп килүче буынны кайгырткан өчен республика җитәкчеләренә рәхмәт», - диде Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
