Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Казанда казах шагыйре Абай Кунанбаев әсәрләре күргәзмәсе ачылды

0

Татарстан Милли китапханәсендә бөек казах шагыйре, фәлсәфәче һәм мәгърифәтче Абай Кунанбаевның тууына 180 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.

Экспозиция караучыларның киң даирәсен генә түгел, ә дипломатик корпус, фәнни берләшмә һәм дәүләт оешмалары вәкилләрен дә җәлеп иткән. Чараның мондый масштабы Абайның дөньякүләм мәдәният өчен әһәмиятле булуын тагын бер кат раслады.

Тантана башланыр алдыннан Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков чараның әһәмияте турында сөйләде.

«Без бүген Абай Кунанбаевның тормышы, иҗаты һәм мирасы турында сөйләр өчен дусларыбызны, казах мәдәниятен якын иткән кешеләрне җыйдык. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан, шулай ук Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан хезмәттәшләребезне чакырдык. Аларның экспертизасы ярдәмендә без аның иҗаты тарихын тирәнрәк аңлый алачакбыз», – диде ул «Татар-информ» журналисты белән аралашканда.

Искаков сүзләренчә, Абай Кунанбаев гади шагыйрь генә түгел. Ул композитор, фәлсәфәче, күренекле җәмәгать эшлеклесе, казах әдәбиятына гаять зур йогынты ясаган новатор да булган.

«Аның күп кенә әсәрләре мәгариф мәсьәләләренә кагыла, яшьләрне ил үсешендә катнашырга, алга таба хәрәкәт итүгә өнди. Һичшиксез, Абай рус, европа һәм казах мәдәниятләре арасында күпер булган. Аның тәрҗемәләре һәркемгә мәгълүм. Ул алар аша Европаның һәм Россиянең ничек яшәвен, аларның нинди борчулары булганын һәм киләчәктән ниләр өмет итүен күрсәтергә һәм сөйләргә тырышкан», – диде ул.

Институт вәкилләре Абай иҗатын өйрәнүдә яңа, тирән тикшеренүләр белән бүлеште, мөгаллим, композитор һәм Казахстанның яңа милли әдәбиятын нигез салучы буларак аның күпкырлы талантын ачты. Китапханәдә шагыйрьгә багышланган китаплар тәкъдим ителгән булган инде, ә бүген коллекция яңа кыйммәтле басмалар белән тулыланды. Аларны китапханәгә Ерлан Искаков шәхсән үзе бүләк итте.

Татарстан Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Казахстанның Казандагы генераль консулына уртак мәдәни проектлар өчен рәхмәт әйтте.

«Ерлан Узанович тырышлыгы ярдәмендә Казахстан Консуллыгы белән безнең мәдәни проектлар артты, күпкә кызыклы һәм мавыктыргыч була башлады. Аның эшчәнлеге безнең яшьләргә бөек кешеләрнең иҗатына якын килергә мөмкинлек бирә», – диде Дамир Натфуллин.

Бу коллекция ачылу – китап фондын тулыландыру гына түгел. Бу Казахстан һәм Татарстан арасында мәдәни элемтәләрне ныгыту юлы, белем алу, үз-үзеңне камилләштерү һәм алгарышка омтылу идеяләре һәм иҗаты бүген дә актуаль булган бөек фәлсәфәче белән танышу өчен республика халкына мөмкинлек бирә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России