Рөстәм Миңнеханов Татарстанның берничә районында урып-җыю эшләрен тикшерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың берничә районында урып-җыю кампаниясенең барышын тикшерде. Татарстан лидеры Телеграм-каналында вертолеттан төшерелгән видео урнаштырды.
«Республиканың кайбер районнарында урып-җыю эшләренең барышын тикшерәбез», - дип хәбәр итте Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә чәчүлек мәйданнарының 33 процентында игеннәр җыеп алынган.
