Татарстанда Бөек Идел юлы маршрутын яңадан торгыздылар
Татарстанда «Ватанның чишмә башы. Бөек Идел юлы» проектының тарихи-агарту экспедициясе узды. Анда катнашучылар «Цитадель» хәрби-тарихи клубы белән бергә археологик мәгълүматлар буенча IX–XI йөзләрдәге зур агач көймәгә охшатып ясалган каекта Идел буйлап сәяхәт итте.
Сәяхәт Идел буендагы борынгы сәүдә шәһәре - Болгардан (ул урта гасырларда Европа белән Көнчыгышны тоташтырган) башланды. Анда тарихи лагерь һәм көнкүреш, диңгездә йөзү һәм шул чордагы коралларга багышланган күчмә күргәзмә оештырылды. Шуннан соң көймә Ульяновск өлкәсендәге Болгар заставасына (урта гасырларда сәүдәгәрләр һәм гаскәриләр шул юлдан барган) юнәлде.
«Идел юлы» фестивале экспедициянең финал ноктасы булды, анда экспедиция борынгы маршруттагы сәүдә, мәдәният һәм тормыш турында интерактив күргәзмә тәкъдим итте.
Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Партнеры - Татарстан Республикасындагы Россия хәрби-тарихи җәмгыяте.
