Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Әгерҗе районында мөселманнар җыены узачак

0

9 август көнне Әгерҗе районы Саклау авылында мөселманнар җыены узачак. Ул һәр елдагыча дәүләт саклавына алынган, тарих-архитектура истәлеге булган, районда хәзергәчә сакланып калган элекке таш мәчетләрнең бердәнбере булган Саклау мәчете янында үткәреләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Саклау җыены»нда Әгерҗе мөхтәсибәте имамнары һәм абыстайлары, ислам нигезләре мөгаллим-мөгаллимәләре, районның актив мөселманнары, җәмәгать эшлеклеләре, төрле яклардан – Киров өлкәсеннән һәм Ижевск шәһәреннән кайткан кунаклар, тирә-як районнардан имам-мөхтәсибләр катнашачак.

Әлеге чара кысаларында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе көтелә.

Җыенны үткәрүнең төп максаты – бабаларыбыздан әманәт итеп тапшырылган динебезгә һәм борынгы мәчетләребезгә сакчыл караш тәрбияләү, ислам динен куәтләү өчен мөселманнарга очрашу, күрешү мөмкинлеге булдыру.

Саклау авылы җыенының тарихы 2005 елга барып тоташа. Инкыйлабка кадәр төзелгән таш мәчетләргә сакчыл караш тәрбияләү йөзеннән беренче җыен ул вакытта Әгерҗе районында имам-мөхтәсиб булып эшләгән Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин тарафыннан оештырыла. Саклау һәм Иске Кызылъяр авылларындагы мәчетләр совет чорында Әгерҗе районында манарасы киселми калган мәчетләр булуы белән дә үзенчәлекле, диелә хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России