Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Түбән Кама районының Трудовой бистәсендә фронтка гуманитар ярдәм озаттылар

0

Түбән Кама районында яшәүчеләр махсус операция зонасындагы хәрбиләргә булышуын дәвам итә. Бүген Трудовой бистәсендә яшәүчеләрдән гуманитар ярдәм җыю пунктына (Химиклар урамы, 72б) чираттагы йөк килде.

Йөкне Майская Горка авыл җирлеге башлыгы Артем Морозов шәхсән үзе китерде. Алгы сызыкка маскировка челтәрләре, дарулар, гигиена әйберләре, тәм-том һәм хәтта мунча себеркеләре озатачаклар.

«Хәзер үлән сезоны - кешеләр мунча себеркеләре, тозлаган яшелчәләр китерә, кемдер акчалата ярдәм итә. Бу акчага дарулар сатып алабыз. Волонтерлар белән элемтәгә керәбез, нәрсә кирәклеген беләбез һәм алгы сызыкка җибәрәбез», – дип сөйләде Артем Морозов.

Өч авылны үз эченә алган җирлек сигез якташын фронтка озаткан. Аларның икесе әле дә алгы сызыкта. Авылдашлар алар белән элемтәдә тора һәм солдатларга аеруча кирәкле әйберләрне тапшырырга тырыша.

Күптән түгел авыл халкы маскировка челтәрләрен үрә башлаган.

«Алар күп акча таләп итмәсә дә, шактый вакытны һәм көчне ала. Безгә олылар, яшьләр, мәктәп укучылары килә. Барысы да ярдәм итә - эш бик актив бара», - ди Морозов.

Бистә халкы инде 4 мең окоп шәме ясаган, 500 пар оекбаш бәйләгән, 200 мең сумлык дарулар сатып алган. Барысы да - җирле волонтерлар көче белән.

Аларның эшчәнлеге - зур волонтерлык челтәренең бер өлеше. Хәрбиләргә башка авыл җирлекләре дә (Сокрау, Түбән Уратма, Югары Чаллы, Кармалы) ярдәм итә.

«Хәзер без аларга махсус беләзекләр үрергә өйрәтәбез. Бу кызыклы һәм файдалы булуы белән бергә, фронтка да ярдәм итә. Безнең сафта булганнарның барысына да рәхмәт», - ди 8 һәм 11нче микрорайоннарның территориаль иҗтимагый үзидарәләр советы рәисе Наталья Суворова.

Ул билгеләп үткәнчә, теләсә нинди ярдәмнең әһәмияте зур – бигрәк тә эшче куллар җитми. Теләге булган һәркем волонтерларга кушыла ала: коры душ, махсус беләзекләр, маскировка челтәрләре ясауда ярдәм итүчеләр кирәк. Фронттан рәхмәт сүзләре дә килә. Акула кушаматлы хәрби аларны волонтерлар аша тапшырган.

«Маскировка челтәрләре өчен аеруча зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар техниканы разведчиклардан яшерү өчен кирәк. Маскировка челтәрләре техниканы да, гомерләрне дә коткара», - диде ул.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России