Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Ел башыннан Татарстан 40 мең тонна авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлаган

0

Быел Татарстан 40 мең тонна авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлаган инде. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов хәбәр итте.

«Татарстаннан бодай, арпа, борчак һәм солы экспортлана. Аларны Казахстан, Азәрбайҗан, Кытай һәм Иран сатып ала. Майлы культуралар Польшага, Беларуська, Германиягә озатыла. Барлык продукция сыйфатка һәм куркынычсызлыкка җентекләп тикшерелә», - диде ул.

Таҗетдинов сүзләренчә, Татарстан продукциясенә бернинди дәгъвалар да булмаган, бу аның югары сыйфатлы булуын күрсәтә.

Шулай ук республикадан техник май, азык оны һәм чөгендер түбе, терлек азыгы, коры сөт, сырлар, ак май, майонез һәм туңдырма экспортлана.

Агросәнәгать комплексы продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү федераль үзәгенең Татарстандагы филиалы директоры Татьяна Менликиева сүзләренчә, быел республикада 1,8 млн тоннадан артык бөртекле культуралар җыелган, шулардан 1,3 мең тоннасы – бодай.

«Быел бодайның сыйфатына карата нинди дә булса фаразлар ясарга иртәрәк, әмма бездә класслар буенча бүленеш бар инде. Өченче класс бодае – 13 процент, дүртенче класс бодае – 37 процент, бишенче класс бодае – 50 процент. Ягъни азык-төлек бөртеге өлеше – 60 процент. Бу югары күрсәткеч», - дип аңлатты ул.

Быел ашлык экспорты узган ел белән чагыштырганда 5 процентка кимегән. Кытай актив сатып алучы булды, дип ассызыклады Менликиева.

«Ашлык Татарстаннан дөньяның 13 иленә экспортланган. Азык-төлек бодаена зур процент туры килә. Турыдан-туры булмаган экспорт буенча 20 июльдән генә алты теплоход төяп җибәрелде», - дип йомгаклады ул.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России