Россиянең табигать министры урынбасары Казандагы Зәңгәр күлләрне карады
Россиянең табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Евгений Марков Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм «Шәһәр яны урманчылыгы» хезмәткәрләре белән бергә «Зәңгәр күлләр» махсус сакланудагы табигать территориясен карады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев яза.
Евгений Марков өчен экскурсияне Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының баш белгече Наталья Вәлиева уздырды.
«Кешеләр хис-кичерешләр өчен килә. Аларга икмәк һәм тамаша кирәк. Сездә икмәк белән бар да яхшы», – диде Евгений Марков туризм табигате турында.
Делегация Кече Зәңгәр күлдән Проточнаяга тикле барган, ә республиканың урман хуҗалыгы министры үзенчәлекле «урманчылык күнекмәсен» сынап караган.
