Миңнехановка һәм Малайзия Короленә Ми-38 һәм «Ансат» вертолетларын күрсәттеләр
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Малайзиянең Югары хакиме Солтан Ибраһим Казан вертолет заводында булды. Кунакка Казан предприятиесе вертолетлары линейкасын күрсәттеләр: югары комфортлы салонлы Ми-38, транспорт вариантында һәм премиум-модификациядәге Ми-8МТВ-1, шулай ук полиция һәм санитария максатларындагы «Ансат» вертолетлары. Моннан тыш, ул яңа очу-сынау корпусында оештырылган Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы күргәзмәсен карады, дип хәбәр итте республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Делегацияләргә шулай ук предприятиенең төп цехлары эшен күрсәттеләр. Агрегат-җыю цехында кунаклар вертолетларның фюзеляжларын эшләү процессын күрде. Буяу цехында аларга буяу-киптерү камераларының эшен күрсәттеләр. Монтажлау-җыю цехында делегацияләр җитештерүнең соңгы этабын карады.
