«Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды
«Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы Татарстан территориясендә гамәлдән чыгарылды. Ул Мәскәү вакыты белән 05:43тән гамәлдә булды, дип хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында.
«Игътибар! Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды», - дип күрсәтелгән хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Республикасында да әлеге режим гамәлдә иде. Моннан тыш, Саклану министрлыгында республика территориясендә өч пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр иттеләр.
