Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Тимур Сөләйманов Актанышның «Алдынгылар хәрәкәте» лагере белән танышты

0

Актаныш районында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе Советының эшчәнлеге һәм эш нәтиҗәләре белән танышты. «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренең дүртенче агымы нәкъ тә районның «Алдынгылар хәрәкәте» лидерларын туплаган, исеме дә шулай дип атала. Татарстандагы йөз «Алдынгылар хәрәкәте» лагереның берсе ул. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

«Алдынгылар хәрәкәте»нә өч ел. Хәрәкәт әле бик яшь, аны күпләр пионериягә алмаш итеп кабул итсәләр дә, эшчәнлеге белән аннан күпкә аерылып тора.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләймановның Актаныш районына килүенең төп максаты - балаларның тормышын тагы да тирәнрәк аңлау, алар белән аралашу, планнары белән танышу, фикер алышу. «Алдынгылар хәрәкәте»нең лидеры Актаныш балаларының активлыгын билгеләп үтте.

Хәрәкәт остазлардан башка яши алмый - уңышка балалар, педагоглар, ата-аналар һәм кураторлар бергә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә ирешергә мөмкин.

Татарстанда йөздән артык «Алдынгылар хәрәкәте» сменасы эшли, шуларның берсе – «Бүләк» лагерендә. Яңа уку елында хәрәкәт тагы да активлашачак. Актаныш районында хәрәкәткә яңа куратор Рәмис Хәсәнов билгеләнгәч, аңа зур өметләр баглыйлар.

Фото: © Зилә Хәмәтнурова

«Балаларны хәрәкәттә тамашачылар түгел, ә актив катнашучылар итеп тәрбиялибез. Татарстан җитәкчелеге һәм район башлыкларыннан ярдәм бик зур. Активлык җирле җитәкчеләргә бәйле - кайбер мәктәпләр активлыклары белән аерылып тора. Безгә сан түгел, ә эшнең сыйфаты кирәк. Бу хакта миңа Рәисебез Рөстәм Миңнеханов та гел әйтеп тора. Без һәр баланың - шаянмы, шукмы, активмы, пассивмы, сәләтен бердәй ачарга тиеш», – диде Тимур Сөләйманов.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России