Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Илсур Метшин Казан халкына республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды

0

Бүген Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы үсешенә өлеш керткән кешеләргә республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм әһәмиятле инфраструктура проектларын гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен «Казан хакына хезмәт һәм батырлык өчен» аерымлык билгесе белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бүләкләнде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстанның һәм Казан шәһәренең төзелеш тармагы үсешенә керткән өлеше өчен «Казанга намуслы хезмәте өчен» билгесе «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдиновка тапшырылды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, Татарстан башкаласының экологик иминлеген тәэмин итүгә һәм әйләнә-тирә мохит сыйфатын яхшыртуга керткән өлеше өчен «Казанга намуслы хезмәте өчен» аерымлык билгесе белән ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков бүләкләнде.

Татарстан Рәисе Указы белән җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырудагы һәм актив җәмәгать эшчәнлегендәге казанышлары өчен Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Ленар Алеевны, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең оештыру һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы урынбасары Елена Бутенкованы, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе бүлеге башлыгы Альмир Ногмановны «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләделәр.

Халыкны социаль яклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Казан Башкарма комитеты Аппаратының социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирновага «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Хокук фәнен үстерүдәге казанышлары һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән өлеше өчен РФ ЭЭМ Казан юридик институтының оператив-эзләү эшчәнлеге кафедрасы доценты Илгиз Усмановка «Татарстан Республикасының атказанган юристы» дигән мактаулы исем бирелде.

Казан шәһәре мэры күрсәтмәсе белән Казан шәһәре хакына нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Евгений Чекашов «Казанга намуслы хезмәте өчен» аерымлык билгесе белән бүләкләнде.

Казанның Мактау грамоталары ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Мавринага, Бала тудыру бүлеге мөдире – «АВА-Казан» АҖ стационары акушер-гинекологы Юлия Ковалевага, «Спорт сарае» ДБУ директоры Марат Исмәгыйлевкә, «Тимераякта фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Московскаяга, «Казан шәһәр иҗтимагый үзәге» МКУ фото җитештерү участогы башлыгы Марат Мөгыйновка, Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдиновка тапшырылды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен Гражданлык авиациясе пилоты Александр Богданов һәм «Төбәкара клиник-диагностика үзәге» ДАССУ секретаре-референты Нурфия Хәбибуллина Казан мэрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России