Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Рөстәм Миңнеханов: Тәтеш районы - нәтиҗәле эш һәм бердәм хезмәт үрнәге

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Тәтеш районында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Аны ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бакырчы авылы янында кырда республика җитәкчесе механизаторлар, хуҗалык директорлары, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Миңнеханов муниципалитет хезмәткәрләре белән аралашты һәм урып-җыюда алдынгы комбайнчыларны бүләкләде.

Урып-җыю кампаниясенең барышы турында Рәмис Сафиуллов сөйләде. Бүгенгә игенчеләр планлаштырылганның 44 процентын – 18,6 мең гектардан уңышны җыеп алганнар. Уңдырышлылык гектардан 58 центнер тәшкил итә. Кырларда 120 комбайн эшли, алар һәркөнне 4,5 мең тонна ашлык җыя. Уңай һава торышы булганда, урып-җыюны 30 августка тәмамлау планлаштырыла.

Шул ук вакытта игенчеләр көзге культураларны чәчүгә кереште. Барлык хуҗалыклар да орлыклар һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән, 30дан артык чәчү комплексы әзерләнгән.

Тиздән шикәр чөгендерен җыю башланачак. Быел 8,7 мең гектарда җыеп аласы бар. Уңышка фаразлар уңай: 500 мең тоннадан артык татлы тамыр җыеп алу планлаштырыла.

Тәтеш районы хуҗалыкларында 11,4 мең баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 3,8 мең баш сыер. Беренче яртыеллыкта 13,3 мең тонна сөт җитештерелгән.

Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләренә бердәм эшләре өчен рәхмәт әйтте. «Тәтеш районы - нәтиҗәле эш һәм бердәм хезмәт үрнәге. Бөртеклеләрне җыеп алу буенча да, тулаем агросәнәгать комплексын үстерү буенча да яхшы күрсәткечләргә ирешәсез. Бүгенге көнгә төп бурыч – уңышны сыйфатлы һәм оператив рәвештә җыеп алу. Параллель рәвештә көзге культуралар чәчү эше башлана. Уңышлар сезгә!» – дип ассызыклады ул.

Аннары Татарстан Республикасы Рәисе җирле җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе белән танышты.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России