Казан Кремле янында халыкара БРИКС автойөрешенең бизнес-этабы башланды
Бүген Татарстан башкаласында Казан Кремле янында «Автодор» тизйөрешле юллары буенча БРИКС автойөрешенең икенче өлеше башланды. Чара беренче тапкыр БРИКС илләреннән эшлекле бергәлек вәкилләрен һәм студентларны берләштерде.
Маршрутлар Свердловск өлкәсе, Башкортстан, Татарстан, Түбән Новгород һәм Владимир өлкәләре территорияләре аша узачак. Финал Мәскәүдә була, анда катнашучылар 15 августта киләчәк.
«Автодор» дәүләт корпорациясе Идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко сүзләренчә, автойөреш идеясе юл маршруты үсешенә һәм икътисад өчен юлларның әһәмиятенә бәйле.
«Бу йөрешне уздыру идеясе безнең Россия маршрутларын үстерүебез белән бәйле. Безнең лозунг – «Юл булган җирдә – тормыш бар». Һәм ул (юл) бүген үк үсә, әйләнә-тирәдә икътисад үсә. Казанда узган ел узган БРИКС саммиты автойөрешне башлап җибәрүгә тагын бер этәргеч булды», – диде ул.
Автойөрештә барлыгы 20 илдән вәкилләр катнашты.
«20 автомобиль – Кытайныкы, иллесе – Россиянеке. Без трассадан узачакбыз һәм төбәкләрнең истәлекле урыннары белән танышачакбыз. Иң мөһиме – аралашу һәм халыкара хезмәттәшлек өчен юллар эзләү», – дип өстәде Петушенко.
2025 елда Татарстанда юллар челтәрен масштаблы модернизацияләү, логистика маршрутларын һәм транспорт инфраструктурасын ныгыту дәвам итә. Бу чаралар икътисади үсешкә һәм төбәктә тормыш сыйфатын арттыруга булыша.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән агымдагы елда юл эшләренә өстәмә рәвештә 20 млрд сум бирелгән, шуның ярдәмендә программаның гомуми бюджеты 79 млрд сумнан артып киткән. Бу акчалар 1,3 мең километр юлны, шул исәптән Казандагы, Чаллыдагы һәм Түбән Камадагы магистральләрне төзекләндерергә мөмкинлек бирә.
Республика районнарына аерым игътибар бирелә: Әгерҗедән башлап Чистайга кадәр 12 муниципалитетта эшләр алып барыла. Төп трассалардан тыш, программа бакчачылык ширкәтләренә, ферма хуҗалыкларына һәм балалар лагерьларына илтә торган юлларны төзекләндерүне дә үз эченә ала.
Зәй районында 1,4 километр озынлыктагы (км 72,5 – км 73,9) Чаллы – Зәй – Әлмәт федераль трассасы участогында капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән инде. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Финанслары – 42,3 млн сум (33,4 млн сумы – федераль бюджеттан, 8,9 млн сумы – республика бюджетыннан).
Рөстәм Миңнеханов юллар челтәренең төбәк икътисады өчен әһәмиятле роле турында берничә мәртәбә ассызыклады.
«Юл-транспорт инфраструктурасын модернизацияләү – Татарстанның динамик үсешендә алыштыргысыз фактор. Без юл өслеге сыйфатына гына түгел, ә хәрәкәт иминлегенә дә аерым игътибар бирәбез», – диде ул.
