Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга икътисади форумга килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына VII Кыргыз-Россия Икътисади форумында катнашу өчен килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Форум программасында сәнәгать кооперациясе, инвестицияләр җәлеп итү, азык-төлек иминлеген тәэмин итү, хезмәт базарын үстерү, мәгариф системасы һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырылган.
Төп программадан тыш, Рөстәм Миңнеханов берничә ике яклы очрашу уздырачак.
