Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Илдар Сәгъдәтшин Татарстан китап нәшрияты генераль директоры вазифасыннан китте

0

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин үз теләге белән эштән китте. Ул әлеге вазифада 10 ел эшләгән. Бу карар аның яңа эшкә күчүенә бәйле, дип сөйләделәр «Татар-информ»га китап нәшриятында.

Шулай ук нәшриятта сөйләүләренчә, Илдар Сәгъдәтшин җитәкчелек иткән чорда саллы проектлар һәм үзгәрешләр тормышка ашырылган.

Төп казанышлар арасында татар китапларының яңа форматын булдыру, аларны цифрлаштыру һәм үтемлелеген киңәйтүне әйтергә кирәк. Нәшриятның рәсми сайты тулысынча яңартыла һәм Татар әдәбияты үзәге дип үзгәртелә. Хәзер әлеге ресурста басма китаплар сатып алудан тыш, бушлай аудиокитаплар һәм электрон китаплар да йөкләп була.

Нәшрият тарихында беренче мәртәбә Татарстан халыклары телендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен китаплар, үзөйрәткечләр, сөйләм китаплары, татар, чуваш, удмурт, мари һәм мордва телләрендә плакат-алфавитлар чыгарыла.

Сәгъдәтшин җитәкчелек иткән вакытта китап кибетләренең яңа форматы барлыкка килә – сәүдә нокталары концепциясе кертелә – монда каһвә эчәргә, китаплар укырга һәм вакытны иҗади мохиттә уздырырга була.

Моннан тыш, яшь дизайнерлар – КФУ студентлары белән хезмәттәшлек тә җайга салына. Алар нәшрият китапларына яңа йөз биреп, оригиналь тышлыклар ясаган.

Татарстан китап нәшрияты коллективы Илдар Сәгъдәтшинга уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте, аңа карьерасында яңа уңышлар һәм планнарын тормышка ашыруны теләде.

Илдар Сәгъдәтшин 1978 елның 3 февралендә Казанда туган. 2002 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын, «дәүләт идарәсе менеджеры» белгечлеге буенча Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 1998 елда «Ватаным Татарстан» газетасының сәнәгать бүлеге хәбәрчесе буларак башлый. 1999 – 2001 елларда Татарстан Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенең әйдәп баручы референты булып эшли. 2001 елда Татарстан Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнә. 2006 елда Татарстан Министрлар Кабинеты аппаратының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеген җитәкчесе була. 2013 – 2015 елда «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары булып эшли.

2015 елда Татарстан китап нәшрияты генераль директоры итеп билгеләнә. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре. Рәхмәт хатлары һәм бүләкләргә ия.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России