Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Лаеш районында «Кадрлар» проекты буенча Мәшгульлек үзәген яңарттылар

0

Татарстанның Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова яңартылган мәшгульлек үзәгендә булды. Анда «Кадрлар» илкүләм проекты буенча ремонт ясалган. Хәзер оешма заманча эш урыннары, уңайлы итеп ясалган чиратта тору урыннары һәм балалар почмагы белән җиһазландырылган. Бу хакта Лаеш районы администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзәк директоры Татьяна Пучкова сүзләренчә, ел башыннан бирле үзәккә 293 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 219ы (75 процент) инде эшкә урнашкан. Планда булган 45 кеше урынына 51 кеше укуга җибәрелгән. Махсус операция катнашучыларын эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелә.

Партнер оешмалар, мәсәлән, «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Вафин» крестьян-фермер хуҗалыгы һәм Казаннан «Дорхан 21 век» компаниясе бер эш урыны булдыру өчен дәүләттән 200 мең сумга кадәр ярдәм, шулай ук эшкә урнаштырылган хезмәткәргә түләнә торган хезмәт хакының бер өлешенә компенсация ала.

Төзекләндерү барышында җылылык һәм яктырту системасын тулысынча яңартканнар, җиһазларны һәм навигацияне алмаштырганнар, көтеп утыру зонасын һәм балалар почмагын төзекләндергәннәр. Бинада заманча җиһазлар, шул исәптән, кондиционерлар, видеокүзәтү системасы һәм кухня зонасы урнаштырылган.

Илдус Зарипов сүзләренчә, илкүләм проект ярдәмендә оешмалар сизелерлек үзгәрә, халык өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә уңайлы шартлар булдырыла. Эльмира Зарипова Лаеш үзәге комплекслы эш буенча үрнәк булып тора һәм күбрәк кешегә эш табуда ярдәм итү өчен республикада мондый объектларны модернизацияләү дәвам итәчәк диде.

Хәзер мәшгульлек үзәге 175 эш бирүче белән хезмәттәшлек итә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России