Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшь галимнәр конгрессын уздыру идеясен хуплады
2026 елда Татарстанның яшь галимнәр һәм белгечләре хәрәкәтенә 30 ел тула. Шул уңайдан республикада яшь галимнәр конгрессы үткәрелергә мөмкин. Хәрәкәт рәисе Юлия Кареева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка шундый инициатива белән мөрәҗәгать итте.
«Киләсе елда безнең оешмага 30 ел тула. Бәйрәм кысаларында без федераль дәрәҗәдә уздырыла торган яшь галимнәр конгрессы форматында Республика фәнни-техник форумын уздырырга тәкъдим итәбез», - дип мөрәҗәгать итте ул республика җитәкчесенә.
Татарстан Рәисе идеяне хуплады һәм тиешле йөкләмәләр бирде.
«Яшьләр эшләре буенча министрлык бу тематика буенча актив эшли. Без хупларбыз. Министр монда, Ләйлә Ринатовна (Фазлыева) – бу сезнең периметр. Әйдәгез моны матур итеп оештырыйк», - диде Миңнеханов.
