Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Рөстәм Миңнеханов «Белем» мәгариф музее ачылышында: Бу - укытучыларыбызга зур хөрмәт

0

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Белем» Татарстан Республикасы мәгариф музее ачылу тантанасы булды.

Кунакларны Әлифбага багышланган җыр белән конкурслар лауреаты Рөстәм Хөсәенов каршы алды.

«Чын күңелдән зур тантана белән котлыйм. 2023 елда әлеге музейны әзерләргә, ачарга карар кылган идек. Музейда тарихыбызны да күрсәтәбез, безнең укытучыларның республика үсешенә керткән хезмәтен дә күрсәтәбез. Ул тарихыбыз, традицияләребез, династияләребезгә нигезләнә. Урыны да укытучылар, педагоглар әзерли торган үзәктә урнашкан. Бу музейның булдырылуы - укытучыларыбызга бик зур хөрмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов музей ачылышында.

Аның фикеренчә, укытучы профессиясенең абруен күтәрергә кирәк. «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе, мәктәп, техникум, колледж, югары уку йортларындамы... Һәр педагог безнең киләчәкне формалаштыра. Барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм», - диде Татарстан Рәисе.

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, институт директоры Рәдиф Җамалетдинов катнашты.

Төп экспозиция берничә бүлектән тора. Беренче бүлек татар халкы язуының барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйли. Зал язу системаларының эволюциясе турында сөйләүдән башлана – төрки руника, гарәп язуы, латиницадан кириллицага кадәр. Татарларның китап нәшриятын һәм китап мәдәниятен үстерүгә зур урын бирелгән.

Килүчеләргә гарәп графикасындагы кулъязмалар, гарәп, латин һәм кириллицадагы басмалар тәкъдим ителә. Аерым витрина әлифбалар, дәреслекләр һәм уку әсбаплары булдыру, үстерү тарихына багышланган. Экспозициянең алдагы бүлекләрендә мәктәпкәчә яшьтән башлап республикада мәгариф тарихын – мәктәп һәм мәдрәсәләрдән башлап, республиканың заманча мәгариф системасының барлыкка килүенә һәм үсешенә кадәр тасвирлана.

  • Татарстан Республикасы мәгариф музее 2023 елда Татарстан Республикасында игълан ителгән педагог һәм остаз елы кысаларында педагогның абруен һәм статусын күтәрүгә ярдәм итә торган чаралар планы нигезендә эшләнгән.

Музейны төзүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 110 млн сум акча бүлеп бирелгән, ә аның нигезенә 1985 елда оештырылган Татарстан Республикасы халык мәгарифе музее коллекцияләре (биш меңнән артык саклау берәмлеге) салынган.

  • «Белем» мәгариф музее Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасының беренче катында урнашкан.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России