Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Олы Әтнәдә Гөлүсә Батталованың Габдулла Тукайга багышланган проекты тәкъдим ителде

0

Олы Әтнәнең «Туган ягым» паркында шагыйрь Гөлүсә Батталова авторлык проектын тәкъдим иткән. Бу хакта «Татар-информ» журналистына шагыйрә үзе хәбәр итте. Әлеге проект Татарстан Рәисе ярдәме белән үткән «Күрше» конкурсында грант отып булдырылган. Проект «Габдулла Тукайның билгесез эзләре буйлап» авторлык лекциясе һәм интеллектуаль уеннар дип атала.

Җәй буе Олы Әтнәнең «Туган ягым» паркында шушындый өч чара үткән. Шагыйрә проектын ни өчен нәкъ менә Тукай шәхесе белән бәйләвен дә аңлатты.

«Бу тема минем өчен бик кызыклы, чөнки Габдулла Тукайның эзләре Әтнә ягында сакланып калган. Бу турыда Тукай турындагы истәлек китапларында берничә сүз белән генә әйтеп үтелә. Әмма бу тарихи фактлар Әтнә халкы һәм шагыйрьнең иҗаты белән кызыксынучылар өчен кадерле», – диде ул.

Гөлүсә Батталова «Исемдә калганнар»да Әтнә турында язылган өзекне дә искә төшереп үтте. «Тукай кечкенә чагында Әтнә базарына ак күмәч ашарга килгән. Аннан тагын бер факт бар: 1907 елда Тукай Җаек шәһәреннән солдатка каралырга Әтнәгә кайткан, чөнки ул вакытта Кушлавыч авылы – Мәңгәргә, ә Мәңгәр волосте Әтнә волосте идарәсенә караган. Тукай авыл егетләреннән аерылып торган. Аңа сәерсенеп тә караганнар, шул ук вакытта аны таныганнар да, гыйлемле булуы турында да әйтелгән», – дип сөйләде шагыйрә.

Әтнә халкы Тукайның алар яшәгән якларда булуына, алар йөргән сукмаклардан йөргәненә гаҗәпләнә, дип сүзен дәвам итте шагыйрә. «Билгеле булганча, Тукай солдат хезмәтенә алынмый. Аның күзенә дә ак төшкән, буе да кыскарак була. Аннан аның Каенсар авылына әнисенең туганнарына баруы искә алына. Каенсарда бурага кырып үзенең шигырьләрен дә язып калдыра. Әлеге шигырь юллары узган гасырның 60нчы елларына кадәр сакланып торган», – дип кызыклы фактлар турында да сөйләде Гөлүсә Батталова.

Проект кысаларында шагыйрь турында тарихи фактлар турында сөйләгәннән соң интеллектуаль уеннар тәкъдим ителгән. Тукай иҗаты һәм аның биографиясен яхшы белүчегә «Тукай-батыр» исеме бирелгән. Шулай ук хәзерге шагыйрьләрнең Тукайга багышлап язган шигырьләренә нигезләнеп, шигъри-баттл үткәрелгән.

Иң актив катнашучыларга Гөлүсә Батталова бүләккә чәй биргән. «Чәй бүләк ителүе юкка түгел, чөнки заманында Габдулла Тукай татарлардан беренче булып «Караван» чәй фабрикасына заказга шигырь язып биргән. Әлеге шигыре гарәп хәрефләре белән чәй капларына язылган. Бу чәй тартмасы Әтнәнең Түбән Бәрәскә авылының борынгы таш мәчете музеенда саклана», – диде шагыйрә.

Гөлүсә Батталова алга таба да бу чараны дәвам итәргә уйлавын әйтте.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России