Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы хакимиятен шәхси хуҗалыкларга активрак ярдәм итәргә чакырды

0

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында булды, анда яшелчәләр үстерү буенча инвестиция проектының гамәлгә ашырылуы белән танышты һәм аграрийлар белән аралашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инвестиция проектын «Нармонка» агрофирмасы гамәлгә ашыра, ул сугарулы җирләрне 1700 гектарга җиткерүне күздә тота. Ел саен кимендә 60 мең тонна бәрәңге һәм ачык грунтта яшелчәләр үстерү, шулай ук берьюлы 55 мең тонна продукция саклау ниятләнә. Бу 26 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Миңнехановка инвестиция проектының берничә этапта гамәлгә ашырылуы турында сөйләделәр. Хәзерге вакытка сугарулы җирләрнең мәйданы 270 гектардан 1 мең гектарга кадәр арткан. Дистәләгән техника, шул исәптән су сиптерү машиналары сатып алынган. Бәрәңге һәм яшелчәләрне кабул итү һәм төяп җибәрү цехы, үлчәү пункты һәм 4 мең тонна продукциягә исәпләнгән бәрәңге саклагыч файдалануга тапшырылган. Быел авыл хуҗалыгы предприятиесендә бәрәңге һәм ачык грунтта үстерелгән яшелчә уңышы кимендә 20 мең тонна булыр дип өметләнәләр. Инвестиция проектын тормышка ашыру буенча эшләр дәвам итә.

Биредә Татарстан Рәисе Лаеш районы аграрийлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов бүгенге көндә урып-җыю кампаниясенең экваторга якынлашуы турында хәбәр итте. 35,5 мең тонна ашлык җыеп алынган, уңыш гектарыннан 37 центнер тәшкил итә. Шулай ук рапс суктыралар - барлык мәйданның 67 процентында эшләр төгәлләнгән инде. Игенчеләр көзге культуралар чәчүгә керешкән.

Районда 4,1 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 1,5 меңе - савым сыерлары. Рөстәм Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тагын да активрак үстерергә кирәклегенә басым ясады.

«Халык белән эшләргә, кооперативларны үстерергә, терлек азыгы белән тәэмин итү өчен азык үзәге төзергә кирәк. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү зарур. Сезнең авыл хуҗалыгын үстерү буенча потенциалыгыз җитәрлек, янәшәдә генә зур базар - Казан», - дип басым ясады ул.

Татарстан Рәисе шулай ук Лаеш районында яшәүчеләргә шефлык ярдәме күрсәткәннәре һәм махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә гуманитар йөк җибәргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә булышуның мөһимлеген искәртте.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России