Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Әлмәт картиналар галереясында «Игелек формуласы» күргәзмәсе ачылды

0

Әлмәт картиналар галереясындагы экспозиция тамашачыларны 2024 елның заманча сәнгать үрнәкләре белән таныштыра. «Игелек формуласы» күргәзмәсенә килүчеләргә Татарстанның мәдәни мирасының төрлелеген һәм байлыгын чагылдырган рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм гамәли иҗат эшләре тәкъдим ителә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында Рәдифә Ногманова яза.

Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге бүген 190 рәссамны берләштерә. Алар арасында республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче һәм иҗат итүче осталар да шактый. Аларның берсе Ирина Хөсәенова – Лениногорск рәссамы. Ул мондый күргәзмәләр осталарның үзләре өчен аеруча файдалы дип саный.

«Мондый хисап күргәзмәләре, чыннан да, мөһим. Шәхсән минем өчен бу башка рәссамнарның эшләре фонында үз хезмәтемә үзем һәм тамашачылар тарафыннан бәя бирелү. Шул ук вакытта каләмдәшләремнең эшләрен, аларның үсешен күрү рәсем сәнгатенең кай юнәлешкә таба барганын тоемларга ярдәм итә. Педагог буларак та мин Лениногорск сәнгать көллиятендә белем бирәм – мондый чаралардан илһамланып кайтам», – ди ул.

Рәсем сәнгате осталардан матурлыкны күрә белүне дә, аларны бер-берләрен кабатламас итеп төшерүне дә, шуңа өстәп жанр һәм техника үзенчәлекләре үтәлүен дә таләп итә, ди белгечләр. Мондый хисап күргәзмәләре алар өчен, беренче чиратта, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора.

– Без – рәссамнар – киң җәмәгатьчелек каршында да хисап тотарга тиешбез. Шуңа күрә Казан, Чаллы, Әлмәттә даими булабыз. Электән үк киләбез сезгә. Биредәге галерея үзенең саллы тарихы белән данлыклы, чөнки төбәк рәссамнары һәрчак үз язу алымнары белән аерылып тора белде. Лениногорск училищесын тәмамлап сәнгать юлын дәвам итүчеләр арасында республиканың көньяк-көнчыгыш үзенчәлеген, нефть сәнәгатенә кагылышлы теманы ачып салучыларны беләм. Аларның кайберләренә без бүген Россия Рәссамнар берлегенең бүләкләрен дә алып килдек, – ди Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы төбәк бүлеге рәисе Рабис Сәлахов.

Экспозициянең мөһим өлешен яшь рәссамнарның эшләре тәшкил итә. Илебезнең реалистик сәнгате традицияләрен дәвам итеп, Татарстан рәссамнарының хәзерге буыны үзенең иҗади планнарын традицияләргә нигезләнгән, безнең заманга туры килә торган, киләчәккә юнәлтелгән заманча әсәрләр иҗат итү белән бәйли.

«Һәр күргәзмә тамашачыга гына түгел, безгә дә зур бүләк. Рәссамнар галереясыз яши алмаган кебек, галерея да кылкаләм осталарыннан башка була алмый. «Игелек формуласы» исеме астындагы бу күргәзмә чыннан да игелекле бүләк сыман – аның эчендә төрле техника, төрле жанрларда иҗат ителгән хезмәтләрне күрергә була», – ди Әлмәт картиналар галереясы директоры Розалия Минабетдинова.

Күргәзмә белән ай дәвамында танышырга мөмкин булачак.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России