Саба районы хуҗалыклары кырында эшчеләр өчен агитбригада чыгыш ясады
Саба районы Олы Нырты, Килдебәк мәдәният йорты, Язлы Арташ, Олы Арташ, Чабья Чурчи авыл клублары берлектә,«Дуслык» агитбригадасы белән, «Нырты» күмәк хуҗалыгы басуларында эшләүче кыр батырлары алдында чыгыш ясады. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
Көнне- төнгә ялгап эшләүче комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләренең, җыелган икмәкне амбарга ташып урнаштыручы шоферларның төшке ашка туктаган вакыты иде. Агитбригада вәкилләре, игенчеләргә, берсеннән- берсе матур җырларын буләк иттеләр, матур шигырь юллары аша изге теләкләрен җиткерделәр.
