Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Казанда махсус операция ветераннары арасында следж-хоккей буенча ярышлар узачак

0

17 августта Спорт сараенда Махсус операция катнашучылары һәм ветераннары арасында следж-хоккей буенча төбәкара «Өчлек турниры» узачак. Ярышлар махсус операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан, «Россия спорты» Дәүләт программасы кысаларында уздырыла.

«Өчлек турнирында» Татарстаннан, Марий Элдан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән 30дан артык спортчы катнашачак. Алар үзара өч матч уйнаячак, аларның йомгаклары буенча ярышларның лидерын ачыклаячаклар.

«Махсус операция ветераннары арасында спортның төрле төрләре буенча турнирларга ихтыяҗ булуын күрәбез. Шуңа күрә, «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы»ннан тыш, «Ватан сакчылары» фонды белән берлектә без башка төбәкләрдән командалар җәлеп итеп следж-хоккей буенча турнир уздырырга булдык», – дип сөйләде Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев.

Мондый турнирларның максаты – егетләрне спорт белән таныштыру, физик культурага һәм күнегүләргә җәлеп итү һәм алга таба паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итү.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус операция хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә булышуга аерым игътибар бирә. Аның сүзләренчә, спорт белән шөгыльләнү махсус операция ветераннарын тернәкләндерүдә иң мөһим аспектларның берсе. Татарстан Рәисе инициативасы белән республикада «Татарстан Рәисенең Спорт Кубогы» уздырыла. Аның төп бурычы – махсус операция хәрбиләрен физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Бүгенгә йөзү, өстәл теннисы һм нардлар буенча өч турнир узган инде. Алга таба армрестлинг, соңыннан волейбол, утырып волейбол уйнау, футзал, ядрә ату ярышлары көтелә. Кубокның үзенчәлеге – монда инвалидлыгы булган кешеләр генә түгел, ә чикләүләре булмаганнар да катнаша ала. Һәр турнирда якынча 60 ветеран катнашкан.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России