Мария Львова-Белова мәктәпләрдә 1 сентябрьдән гамәлгә керүче үзгәрешләр турында аңлатты
Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрен берничә үзгәреш көтә. Бу хакта РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Мария Львова-Белова Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Алда яңа уку елы. 1 сентябрьдән нинди үзгәрешләр көтелүе турында сөйлибез», – диелә хәбәрдә.
Балалар омбудсмены мәгълүматлары буенча, контроль эшләр саны, бөтенроссия тикшерүләрен дә кертеп, һәр фән буенча уку вакытының 10 проценттан артыгын биләмәячәк. Кайбер мәктәпләрдә сынау режимында үз-үзеңне тоту өчен билгеләр кертәчәкләр, ә 5-7 нче сыйныфларда җәмгыять белемен расписаниедән алалар, ул «Безнең төбәк тарихы» курсы белән алыштырылачак.
Моннан тыш, ата-аналар шартларның үтәлешен контрольдә тоту һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының хокукларын яклау өчен Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру пунктларында була ала.
Львова-Белова шулай ук мәктәпләрдә медицина ярдәме күрсәтүнең яңа тәртибенә игътибар итте.
«Аерым алганда, мәктәпләрдә шәфкать туташы – белгеч вазифасы кертелә. Моннан тыш, заманча таләпләргә туры килү өчен медпунктларны җиһазландыру стандартына үзгәрешләр кертелде», - диде ул.
