Татарстан яшьләре «Идел-Янцзы» форумында республиканың мәдәни мирасын тәкъдим итәчәк
11 кешедән торган Татарстан делегациясе «Идел-Янцзы» X Россия-Кытай яшьләр форумында катнашу өчен Кытайга юл тотты. Форум 20-26 август көннәрендә Чунцин шәһәрендә узачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада 300 студент катнашачак – Россия һәм Кытайдан 150шәр вәкил. Алар арасында Татарстан делегациясе дә бар.
ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, форум Идел буе федераль округы белән Янцзының югары һәм урта агымы провинцияләре арасындагы хезмәттәшлек кысаларында үткәрелә. Аның сүзләренчә, форумны Россия һәм Кытайда чиратлашып уздыру традициясе тотрыклы һәм тигез хокуклы хезмәттәшлек урнаштырырга мөмкинлек бирә.
Ул ассызыклаганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән халыкара мәйданчыкта республиканы тәкъдим итәчәк төбәк делегациясе формалаштырылган. Форумның төп бурычы – ике яклы элемтәләрне ныгыту, яшьләр дипломатиясен үстерү, шулай ук уртак мәдәни, мәгариф һәм инновацион проектлар өчен база булдыру, дип аңлатты министр.
Татарстан яшьләре республиканың мәдәни мирасын тәкъдим итәчәк һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен түгәрәк өстәлдә катнашачак. Форум программасында интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар, белем бирү дәресләре һәм экскурсияләр каралган. Үзәк вакыйгалар буларак «Россия көне» һәм «Кытай көне» үткәреләчәк. Биредә делегацияләр үз төбәкләрен һәм традицияләрен презентацияләячәк, шулай ук яңа эшлекле һәм дустанә элемтәләр урнаштырачак.
Форум Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронатында уза.
