Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Яшел Үзәннең Карашәм авылында спорт мастеры юбилеена багышланган бәйрәм булды

0

Яшел Үзәннең Карашәм авылында спорт мастеры, Сабантуйларының элеккеге батыры, данлыклы тренер Камил Хәмидуллинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан күркәм чара булып узды. Бу хакта «Яшел Үзән» яза.

Мондый күп кунаклар, яшь­тәшләр, спорт осталары, клас­сташлар, авылдашлар бергә җыелу бу шәхескә карата хөрмәтнең зур булуын да күр­сәтте.

– Мин үзем аны туганнарым белән бергә җыелып кафеда гына уздырырга ниятләгән идем, әмма «КВ-Агро» АҖнең Яшел Үзән филиалы җитәкчесе Ислам Закиров белән Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин 70 яшь бер генә була ул дип, туган авылда Сабан туе итеп уздырабыз, ярдәм итәбез, танылган көрәшчеләрне бер урынга җыеп, көч сынашабыз дип кырт кисте, – дип, сөйли Камил Хәмидуллин.

Бу бәйрәмнең дә йөзек кашы – көрәш бәйгесе була. Келәмдә олысыннан алып кечесенә кадәр бил алыша. Алай гына да түгел, баш батыр да билгеләнә. Яшел Үзән Сабан туеның ике тапкыр баш батыры Айдар Әхмәтов (тренеры – Камил Хәмидуллин) келәмдә хөкемдар булса, баш хөкемдар вазифасын Альберт Миңгалиев башкара. Аларга Яшел Үзәннең спорт мәктәбе тренеры Илнур Гыйбадуллин ярдәм итә.

Баш батыр булып Яшел Үзәннән, 2022 елгы Россия чемпионы Ранил Галиев кала. Аңа зур телевизор бүләк итәләр. Даут Шәйхуллин – 2 урында, Булат Ганиев 3 урынга лаек. Баш батырга бүләкне юбилярның улы Рүзәл Хәмидуллин әзерли.

Гомумән, бәйрәмне уздыру өчен җыелучыларның һәммәсе үз өлешен кертә. Юбилярның үзенә «КВ-Агро»дан тәкә бүләк ителә. Гомер буе көрәшеп яшәгән кешегә бу үзенә күрә символ булып тора.

Сабан туенда нинди уеннар уйнала, монда да аларның күбесе оештырыла. Әлбәттә, көч сынашучыларның һәркайсы аерым бүләккә лаек була.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России