Түбән Камада булачак химиклар өчен мәктәп төзергә җыеналар
Түбән Каманың 15 нче микрорайонында яшәүчеләрне шатлыклы вакыйга көтә.«Вахитов боҗрасы» янында СИБУР компаниясе 980 укучыга исәпләнгән мәктәп төзергә планлаштыра. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Биредә укучылар табигый-фәнни цикл фәннәрен тирәнтен өйрәнә алачак, бу аларга сыйфатлы белем алырга һәм илнең әйдәп баручы югары уку йортларына керергә әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге мәгариф проекты - шәһәрне барлыкка китерүче предприятиенең шәһәр үсешенә һәм булачак кадрлар, шул исәптән перспективалы химиклар әзерләүгә керткән тагын бер мөһим өлеше. Мәктәп төзелеше быел ук башланачак.
