Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Зәй җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы ветеранын 102 яшьлеге белән котлады

0

Бөек Ватан сугышы ветераны, Зәй ГРЭСын төзүчеләрнең берсе – районның гына түгел, бөтен республиканың горурлыгы булган Леонид Мачтаков туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа 102 яшь тулды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Ветеранны туган белән котларга район башлыгы Разиф Кәримов, ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, район Ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлеге башкарма сәркатибы Петр Тимаськов, район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина килде.

Леонид Яковлевич кунакларны якты йөз белән каршы алды.

«Сез безгә Җиңү яулаган, республика, ил энергетикасы тармагында тирән эз калдырган кеше. Районыбыз, илебез горурлыгы, батырлык үрнәге сез. Рәхмәт Сезгә», – дип хөрмәтле ветеранга котлау сүзләрен җиткерде Разиф Галиевич.

Ветеран бүгенге көндә дөньяда барган хәлләрдән хәбәрдар. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең зур җиңү белән кайтуларын телим, — диде Леонид Яковлевич.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән котлау сүзләрен аның ярдәмчесе Гөлнара Феофанова җиткерде.

Леонид Яковлевич Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан символик акт – Җиңү байрагына кул куйды. Бу автограф булачак буыннар өчен бәяләп бетергесез Җиңү шаһиты булачак. Һәм байрак, хәтер һәм рәхмәт символы буларак, Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда почетлы урын алачак.

Леонид Яковлевич 1923 елның 18 августында ТАССРның Зәй районы Перцовка авылында туа. 1942 елда фронтка китә, Мәскәүне саклауда, Сталинград контр һөҗүмендә, шулай ук Курск дугасы бәрелешләрендә катнаша.

1953 елда Урал политехника институтын тәмамлый. 1956 елдан Леонид Мачтаковның хезмәт эшчәнлеге Зәй ГРЭСы төзелеше белән бәйле. Электр станциясендә ул 37 ел эшләгән.

Ветеран II дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен» медальләре белән бүләкләнгән, Югары баш командующий И. В. Сталин кул куйган җиде грамотасы бар.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России