Татарстан 17 миллион долларга хәләл продукция экспортларга планлаштыра
Татарстан быел 17 миллион Америка долларына хәләл продукция экспортларга планлаштыра. Бу хакта «Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы сессиясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.
«Хәләл» юнәлешен уңышлы үстерәбез. Узган елда экспорт буенча 14 миллион АКШ долларын тәшкил иткән чикне уздык», - дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда хәләл продукцияне экспортлау юнәлешендә 20дән артык компания эшли. Республикадан китертелгән бу төр продукциянең төп кулланучылары булып Фарсы култыгы, Таможня берлеге һәм Төньяк Африка илләре тора.
«Хәләл продукция сату өчен яңа базарлар эзләү юнәлешендә эш алып барыла. Аерым алганда, Оман, Малайзия, Иордания һәм Бәһрәйн белән элемтәләр җайга салына», – дип ассызыклады Җәббаров.
