Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа кагыйдәләре отпуск түләүләренә тәэсир итмәячәк

0

Россиядә уртача хезмәт хакын исәпләүнең яңа кагыйдәләре отпуск түләүләрен исәпләү тәртибен берничек тә үзгәртмәячәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Дәүләт Думасы депутаты, бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин хәбәр итте.

Исегезгә төшерик, яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. «Яңа кагыйдәләр отпуск түләүләрен исәпләү тәртибен үзгәртми. Алар нигездә ял пособиеләренә һәм компенсацияләргә кагыла. Отпуск түләүләрен исәпләү формуласы элеккечә кала: сумма хезмәткәрнең соңгы 12 айдагы гомуми кеременә һәм эшләгән көннәре санына бәйле», – диде парламентарий.

Ул шулай ук әлеге үзгәрешләр отпускка чыгу өчен бер айны икенче айга караганда отышлырак итми, дип өстәде.

«Отпускка чыгу вакытын сайлау өчен элек гамәлдә булган киңәшләр яңа исәпләү системасы кертелгәч тә актуаль кала. Максималь күләмдә акча алу өчен отпускны элеккечә эш көннәре саны күп булган айларга планлаштыру яхшырак. Әмма төп фактор булып хезмәткәрнең исәпләү чорында алган гомуми кереме (шул исәптән премияләр һәм башка түләүләрне кертеп) кала. Яңа кагыйдәләр хезмәт өчен түләүләрне тулысынча төгәл һәм үтә күренмәле рәвештә исәпләүнең мөһимлеген генә ассызыклый», - дип билгеләде Чаплин.

Исегезгә төшерик, отпускка чыгу өчен эш көннәре саны күп булган июль һәм октябрь (23шәр эш көне), апрель, сентябрь һәм декабрь (22шәр эш көне) айлары финанс ягыннан отышлы санала. Мондый айларда бер эш көненең бәясе азрак була, һәм, нәтиҗә буларак, уртача көнлек хезмәт хакыннан исәпләнгән отпуск түләүләре эшләгән вакыт өчен түләнгән хезмәт хакыннан күбрәк килеп чыгарга мөмкин. Киресенчә эш көннәре аз булган айлар отпускка чыгу өчен отышсызрак, чөнки мондый айларда эш көненең бәясе югарырак була. Бу айларда отпускка чыгу гомуми керем дәрәҗәсе кимүгә китерергә мөмкин.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России