Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Юрист Соловьев кайсы гөмбәләрне җыйган өчен 9 елга кадәр төрмә янавын әйтте

0

Кызыл китапка кертелгән гөмбәләрне җыйган өчен тугыз елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев хәбәр итте.

«2023 елның 12 октябреннән Җинаять Кодексының Россиянең Кызыл китабына кертелгән гөмбәләрне юкка чыгарган яки зыян китергән өчен штрафлар турындагы маддәсе үз көченә керде. Әйтик, РФ Җинаять кодексының 260.1 маддәсендә Россиянең Кызыл китабындагы сирәк төрдәге гөмбәләрне законсыз нигездә җыйган, саткан һәм аңлы рәвештә юк иткән өчен җәза каралган. Җәза буларак штрафтан алып 9 елга кадәр иректән мәхрүм итү янарга мөмкин», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул билгеләп үткәнчә, җинаять җаваплылыгы федераль Кызыл китапка кертелгән гөмбәләрне җыйган өчен генә каралган.

«Кызыл китапта барлыгы 30 төрле гөмбә бар. Мәсәлән, бу Ерак Көнчыгышта үсә торган мацутаке рядовкасы», - дип өстәде юрист.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, 2023 елда төбәкнең Кызыл китапларына үзгәрешләр кертелде.

«Әгәр элек Кызыл китапка кертелгән гөмбәләрне яки үсемлекләрне субъектлар чикләрендә җыйган өчен генә штраф сала торган булсалар, хәзер аларны транспортировкалаган һәм саклаган өчен дә штраф янарга мөмкин. Хәзер гөмбә җыярга барыр алдыннан төбәкнең Кызыл китабына кертелгән гөмбә төрләрен яхшы итеп өйрәнергә кирәк», - дип ассызыклады Соловьев.

Гөмбәчене тыелган төрдәге гөмбәләр җыйган җирдә тотсалар, бу аны җаваплылыкка тарту өчен җитәрлек факт булачак, дип өстәде ул.

«Сүз закон чыгаручының сирәк хайваннарны, сирәк үсемлекләрне яклау юнәлешендәге планлы эше турында бара. Хәзер менә сирәк гөмбәләргә дә вакыт җитте. Моңарчы алар закон белән якланмаган иде. Норма Кызыл китапка кертелгән гөмбәләрне саклауга, сирәк гөмбәләрне җыеп бизнес ясаучыларның эшчәнлеген чикләүгә юнәлтелгән», - дип ассызыклады Соловьев.

Аның сүзләренчә, гади гөмбәчеләргә борчылырга кирәкми.

«Әгәр гөмбәче популяр төрдәге гөмбәләрне генә җыя икән, аңа берни дә янамый», - дип йомгаклады ул.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России