Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

«Татарча караоке, чәй эчү, кул эшләре»: «Сәлам, күрше!» фестивале программасы билгеле

0

23 августта Казанның Блюхер урамы, 9 һәм Восход урамы, 2 йортлары ишегалдында «Сәлам, күрше!» фестивале була. Көн дәвамында күршеләрне ишегалды уеннары, татарча чәй эчү һәм халык һөнәрләре буенча мастер-класслар көтә. Шулай ук барахолка һәм чил-зона эшләячәк. Бу вакытны күңелле үткәрү һәм аралашу өчен менә дигән мөмкинлек.

«Кичен чакырылган артистлар һәм күршеләр катнашында «фартирник» форматында концерт узачак. Музыкадан гына түгел, ә җылы һәм дусларча атмосферадагы аралашудан да ләззәт алырбыз», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Программа:

  • 12:00 – 17:00 – «Ишегалды серләре» квесты. Өч гади бирем үтәгез һәм җиңелүләрсез лотереядә катнашыгыз. Мастер-классларда катнашучылар автоматик рәвештә лотереягә кертелә.
  • 12:00 – 13:00 – «Татарча чәй эчү» мастер-классы. Чәй эчеп кенә калмыйбыз, ә татар кунакчыллыгы традицияләре белән танышабыз. Мәсәлән, алып баручы чәкчәк атамасының килеп чыгышы турында төрле фаразлар белән уртаклашачак.
  • 14:00 – 16:00 – «Казан җөе» мастер-классы. Казан күн орнаменты — бары кулдан эшләнә торган эш. Ул авыр бирелә, әмма нәтиҗәсе гаҗәпләндерә! Бергәләп бу борынгы күн эшкәртү алымына өйрәнәбез. Чара татар һөнәрләре мәктәбе «qul eşe» белән берлектә үткәрелә.
  • 13:00 – 14:00, 15:00 – 16:00 – ишегалды уеннары. Скакалка һәм туп белән «Унлыклар» уены, йә булмаса петанк һәм корнхолл. Барысын да аңлатабыз, күрсәтәбез һәм бергә уйныйбыз.
  • 16:00 – 17:00 – Татарстан халыклары мәкальләре буенча коллаж ясау. Фантазиягезне эшкә җигегез һәм үзегез белән халык акылын чагылдырган истәлекле коллаж алып кайтыгыз.
  • 17:00 – 17:30 – җиңелү мөмкинлеге булмаган лотерея нәтиҗәләрен чыгару.
  • 17:30 – 19:00 – баянга кушылып халыкчан караоке.

Көне буе барахолка һәм ял зонасы эшләячәк. Керү ирекле. Чара ТР Милли музее филиалы Татар әдәбияты тарихы музее белән берлектә оештырыла. Мастер-классларда катнашу өчен теркәлү мәҗбүри.

  • Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылучы «Күрше Фест» ишегалды вакыйгалары халык конкурсы кысаларында үткәрелә.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России