Татарстан укытучыларының август киңәшмәсе быел Югары Ослан районында узачак
Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы 22 августта Югары Ослан районының Иннополис шәһәрендәге А.С.Попов исемендәге Технопаркта узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәнең төп темасы - «Хәзерге заман мәгарифендә кыйммәт ориентирлары»
Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре һ.б.лар катнашачак.
22 августта Рәсми Татарстан https://prav.tatarstan.ru сайтында, mon.tatarstan.ru сайтында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә Иннополис шәһәренең А.С.Попов исемендәге Технопарк залыннан пленар утырышның турыдан-туры видеотрансляциясе алып барылачак.
