Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Рөстәм Миңнеханов һәм Оксана Лут Казан аграр университетының яңа тулай торагын ачты

0

Бүген Татарстан башкаласында Казан дәүләт аграр университетының яңа тулай торагы - 634 урынлы «2нче студентлар йорты» ачылды. Тантанада республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут катнашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Тулай торак ачылу - студентлар өчен әһәмиятле вакыйга. Алар өчен бу бик мөһим. Укыган вакытта мин дә биш ел тулай торакта яшәдем. Ул хәзер дә яхшы хәлдә, ә хәзер монда яңа бина да калкып чыкты», - диде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан дәүләт аграр университеты Татарстанга гына түгел, башка төбәкләргә дә эшли.

«Һәм без чит ил студентларын укырга чакырачакбыз. Әмма иң мөһиме - бирегә кем генә укырга килмәсен, алар өчен бик яхшы фәнни база булдырылган, квалификацияле укытучылар эшли. Яшәү урыны булу да бик мөһим. Һәм без бергәләп агросәнәгать комплексы алдында торган бурычларны хәл итәчәкбез», - дип белдерде ул.

Фото: © Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Тулай торак белем бирүнең теләсә кайсы юнәлеше өчен дә мөһим, әмма агросәнәгать комплексы өчен ул төп бурычларның берсенә әверелә, дип өстәде Оксана Лут. «Роботлаштыру, автоматлаштыру гасырына, ясалма фәһем куллануга да карамастан, безнең тармак кешеләрдән башка беркайчан да алга бармаячак. Безгә авыл хуҗалыгына ышанган яшь белгечләр кирәк», - диде ул.

Авыл хуҗалыгы министры билгеләп үткәнчә, уку дәверендә студентлар уңайлы шартларда яшәргә тиеш.

«2нче студентлар йорты»ның символик ачкычын Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриевка тапшырдылар.

«Яңа уку елы алдыннан шундый матур бүләк өчен зур рәхмәт. Сез безнең алда куйган бурычларны үтәрбез дип ышандырам», - дип белдерде ул.

Фото: © Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Чарада шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да катнашты.

Тулай торак «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» дәүләт программасы буенча төзелгән. Төзелеш федераль бюджеттан финансланган. Смета бәясе 1,9 миллиард сумнан артып китә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России