Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Татар радиолары арасында волейбол турниры узды: Төп максат – яхшы уен күрсәтү

0

«Бу – татар телендә эшләүче радио хезмәткәрләре арасында үткәрелә торган волейбол турниры. Әлеге ярышларның унбер еллык тарихы бар. Быел турнир Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана, ягъни «тыныч тормышның кадерен белеп, шөкер итеп яшәргә язсын» дигән ният белән эшлибез», – дип аңлатты «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Уенның кагыйдәләре бераз үзгәртелгән: пляж волейболында 2 генә кеше уйнаса, биредә 5 кешедән торган командалар көч сынаша. Оештыручылар аңлатуынча, үзгәртүләр кертү уйнаучыларның тиешле физик әзерлек дәрәҗәсенә ия булмаулары белән дә бәйле.

«Безнең хөкемдарлар да гел үзебезнең кешеләр. Мәсәлән, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин уйнады да, хөкемдар да булды, шулай ук «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров, Илнар Хөснуллин («Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары – иск. «Татар-информ), быелгы хөкемдарлар – Фәрит Салихов («Шәһри Казан» журналисты – иск. «Татар-информ») һәм турнирның идея авторы Илнур Фәйзрахманов», – ди Ризәлә Исмәгыйлева.

Бәйгедә быел алты команда – «Татар радиосы», «Болгар», «Күңел», «Тәртип», «Татарстан» радиолары һәм Түбән Новгород татарлары өчен эшли торган «Сергач.Татар радиосы» көч сынаша. Тагын бер команда «Радио легендасы» дип атала, биредә төрле елларда радиода эшләп киткән кешеләрдән команда тупланган.

Шуны да әйтергә кирәк, быел турнир беренче мәртәбә Россия күләменә чыккан, чөнки Түбән Новгородтан «Сергач. Татар радиосы» да катнаша.

«Тәртип» радиосының элеккеге хезмәткәре Ландыш Нигъматуллина үзенең яраткан радиосы өчен көрәшергә һәм күңелле итеп вакыт үткәрергә килүен әйтте.

«Мин бу бәйгедә 2018 елдан бирле катнашам, әмма ел саен түгел. Без монда рәхәтләнеп уйнар, татар телле радиоларда эшләүче хезмәткәрләребез белән аралашу өчен киләбез. Безнең төп максат ул – яхшы уен күрсәтү, кемнең җиңүе мөһим түгел. Кем җиңсә дә, без шат булачакбыз. «Тәртип» радиосы әлеге бәйгене инде өченчеме, дүртенчеме тапкыр оештыра. Барысы да бик яхшы үтә», – ди ул.

Җиңүчеләр исемлеге:

1 урын – «Сергач.Татар радиосы»;

2 урын – «Татарстан» радиосы;

3 урын – «Тәртип» радиосы;

4 урын – «Болгар» радиосы.

Беренче урынны яулаучы командага кубок һәм киләсе елга бәйгене оештыру хокукы бирелде. Калган командалар дипломнар белән бүләкләнде.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России