Арчада яңа футбол манежы ачылды
Бүген Арчада тантаналы төстә «Казансу» футбол манежы ачылды. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов яшь футболчыларны, аларның тренерларын һәм район халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлады.
«Әлеге заманча спорт корылмасы ел әйләнәсе футбол белән шөгыльләнергә, турнирлар уздырырга, җирле халык арасында массакүләм спортны актив үстерергә ярдәм итәчәк», - диде Ренат Гатиятов.
Яңа спорт мәйданчыгы ачылышына стартны видеокүпер аша Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бирде.
Районда спорт төренең әлеге юнәлеше актив үсеш алган. «Арча» спорт мәктәбенең футбол бүлегендә 9 төркемдә 123 футболчы шөгыльләнә. Шулай ук, районда предприятие һәм оешмаларның яшьләр, ветераннар, мәктәп футбол командалары бар. Арча яшьләр футбол лигасы ярышларында 16дан артык команда катнаша.
«Республика җитәкчелегенә, Спорт министрлыгына һәм шушы объектны сафка бастыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез. Яңа манеж тулы булыр дип ышанам», – диде Ренат Гатиятов.
