«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кичәсен парлы биюләргә багышлыйлар
Бүген Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының татар телендә чираттагы очрашуы узачак. Кичә кунаклары парлы биюләр биергә өйрәнәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанлылар өчен фольклор уеннар-танышулар, татар биюе буенча мастер-класслар һәм бию бәйгеләре оештырылачак. Баттллар һәм конкурсларда катнашучылар милли бизәнү әйберләрен ота алачак.
Хореография дәресләрен артистлар Алсу Мәгъсүмҗанова, Булат Гатауллин һәм Илфак Хафизов үткәрәчәк. Биючеләр Алия Төхбатуллина белән Рафаэль Мустяков тиешле атмосфераны булдырачаклар. Музыкаль озату өчен Айдар Абдрахимов һәм Айнур Моратов җавап бирәчәк.
Кичәнең чакырылган кунагы «Яз» халык биюе ансамбле булачак.
Шәһәр халкын 18:00 сәгатьтә Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы Г.Камал исемендәге иске театр бинасы янында көтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проектының юбилее уңаеннан Казанда «Бию көрәше» бию турниры узачак. 29 августта анда татар биюен профессиональ биемәгән башкаручылар көрәшәчәк.
