Екатеринбургта герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу булачак
25 августта ел саен Татарстан Республикасында һәм аннан читтә герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Екатеринбургта 11:00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы скверында (Космонавтлар проспекты һәм фронт бригадалары урамы, «Машина төзүчеләр» метро станциясе киселешендә) герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу үткәрелә.
Барлык ватандашларыбызны, активистларны истәлекле чарага кушылырга чакырабыз, диелә хәбәрдә.
