Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

Ялларда Татарстанда температура +29 градуска кадәр күтәрелә, бераз яңгыр яварга мөмкин

0

Алдагы ялларда Татарстанга кыска вакытка булса да эссе һава торышы кире кайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә, 22 августта, республика территориясе аша атмосфера фронты узачак. Шуның аркасында урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +20..+25 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә, 23 августта, Татарстан башта көньяктан килгән циклонның фронталь бүленеше, аннары аның җылы секторы йогынтысына дучар булачак. Көньяк һәм көньяк-көнбатыш һава агымнары төбәккә җылы һава алып килер дип көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +23..+28 градуска кадәр күтәрелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал, көндез секундына 16 метр тизлектә көчле җил исәчәк.

Якшәмбе, 24 августта, кайбер урыннарда шулай ук бераз яңгыр һәм җилнең секундына 16 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Төнлә һава температурасы +14..+19 градус, көндез +24..+29 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 26 августта, төбәк аша салкын атмосфера фронты узачак. Ул төрле интенсивлыктагы яңгырлар алып киләчәк, урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә.

Сишәмбе, 26 августта, атмосфера фронты көнчыгышка китү һәм атмосфера басымы күтәрелү белән явым-төшем туктый. Температура янә түбәнәя - көндез термометрның терекөмеш баганасы +19..+24 градустан да югары күтәрелмәячәк.

Шул ук вакытта, синоптикларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, августның өченче декадасында Татарстанда һава температурасы климат нормасына туры киләчәк. Җәй азагында ул тулаем алганда республика өчен +16 градуска, ә Казан өчен +16,5 градуска тигез.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России