Казанда тезенә баласын утыртып автомобиль белән идарә иткән машина йөртүчене тапканнар
Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре социаль челтәрләрдәге видео буенча тезенә баласын утыртып BMW автомобиле белән идарә иткән машина йөртүчене тапкан.
Казанның Идел буе районында яшәүче 42 яшьлек ир-ат сөйләгәнчә, машинада барган вакытта сабый елый башлаган, шуңа күрә аны кулына алырга туры килгән. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаебен таныды.
«2025 елның 21 августында әлеге машина йөртүчегә карата «Балаларны махсус җайланмадан башка йөртү» маддәсе буенча административ материал төзелде», – дип хәбәр иттеләр шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.
