Фәйзуллин Татарстан вәкилләренә РФ Төзелеш министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды
Казанда «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумының пленар сессиясе азагында РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ведомство бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстаннан да берничә вәкил бар иде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
Әйтик, «Шәһәрләрне үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина, әлеге фондның шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хезмәткәре Алия Ракаева ведомство бүләкләренә лаек булды.
