Михаил Мишустин Казандагы форумда Россия Геройларының интерактив картасы турында сөйләде
«Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумы күргәзмәсендә тәкъдим ителгән Россия Геройларының интерактив картасы Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү өчен нигез булырга мөмкин. Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин форумның пленар сессиясендә шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
«Бу карта - искиткеч идея. Киләчәктә ул мемориаллар, урам һәм иҗтимагый киңлекләр атамалары булдыру өчен нигез була ала. Әлбәттә, мондый урыннарны оештыруга ипләп, системалы рәвештә һәм бердәм стандартны саклап якын килергә кирәк», - диде ул.
Мишустин территориаль планлаштыру вакытында илебез геройларының батырлыкларына багышланган объектлар булдыруны исәпкә алырга чакырды.
