Добавить новость
103news.com
World News
Август
2025

«Татмедиа» АҖ газета-журналларга язылучылар арасында бүләкләр тапшырды

0

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Язылган өчен 100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр!» акциясенә нәтиҗә ясадылар. Акциядә Татарстан һәм Башкортстаннан 632 укучы катнашты.

«Татарстан - Россиядә иң күп укый торган төбәк. Бары тик «Татмедиа» гына да 200 меңгә якын тираж белән газета-журналлар нәшер итә. Укырга күнеккән олы буын үз тормышын газета-журналлардан башка күз алдына да китерә алмый. Укыганда кеше ял итә. Газета-журналларга язылучылар белән мондый очрашулар үткәрү безгә икеләтә күңелле. Без сезне күрәбез һәм кирәкле эш белән шөгыльләнүебезне аңлыйбыз. Конкурста 600дән артык кеше катнашты һәм сезнең килүегез - безнең өчен зур бәхет», – дип белдерде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков бүләкләр тапшырганда.

Бүләкләр арасында телевизор, тонометрлар, үтүкләр, җиләк-җимеш киптергечләр, электр иттарткыч, инструментлар җыелмасы, блендер, тузан суырткычлар һәм газон чапкыч бар иде. Бүләкләр уйнатуда 2025 елның икенче яртыеллыгына кимендә ике басмага («газета + журнал») язылучылар катнашты. Катнашучылар арасында даими укучылар да бар иде.

100 мең сумлык төп призга Татарстанның Балык Бистәсе районыннан Гүзәл Хәбибуллина ия булды.

«Мин акциядә ел саен катнашам. Элек көтә һәм һәрвакыт эфир язмасын карый идем, ә бу юлы онытып җибәрдем. Һәм нәкъ менә бу юлы миңа бәхет елмайды. Башта ышанмаган да идем. Мин «Шәһри Казан», «Татарстан яшьләре», «Туганайлар» газеталарына, «Мәйдан», «Казан утлары», «Сөембикә» һәм «Түгәрәк уен» журналларына язылам, мәдәният йортында эшлим һәм балачактан газета укырга яратам», – дип сөйләде җиңүче.

Биш һәм аннан да күбрәк басмага язылган рекордсмен-абунәчеләр дә бүләкләр алды. Алар вертикаль тузан суырткыч, электр иттарткыч, инструментлар җыелмасы, блендер һәм тонометр отты.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России